Икеләтә нәтиҗә биргән тикшерү турында

2020 елның 11 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» системасына кергән гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Яңа Чишмә районының «Лебедка» кибетенә барып кайттылар.

Тикшерү чаралары барышында әлеге кибеттә алкогольле продукцияне сатучы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең гамәлдәге законнарны бозуы ачыкланды.

Беренчедән, белгечләр БДАМСта алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозу очрагына, нәкъ менә сәүдә залында касса астында элек сатылган 2 шешә аракы һәм 4 шәрабка тап булдылар. Әлеге закон бозу  «Атиконтрафакт Алко» кушымтасы ярдәмендә ачыкланды.

Икенчедән, әлеге кибеттә яраклылык вакыты чыккан 2 шешә сыра сатылуы ачыкланган.

Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 8 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International