Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Күчмә утырыш
2013 елның 19 феврале, сишәмбе
Кичә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур подразделениеләре начальниклары белән эшлекле күчмә утырыш булып узды. Киңәшмәдә ведомство җитәкчесе, җитәкче урынбасарлары, бүлекләр начальниклары, территориаль органнар начальниклары катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында хәмер базарының торышы (2013 елның гыйнвары); Казахстан Республикасыннан кертелә торган алкогольле продукцияне сату фактларын ачыклау һәм мондый фактларга киртә кую буенча Әлмәт территориаль органының эше турында мәсьәләләр карап тикшерелде. Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2010-2012 еллардагы контрольлек-инспекция эшчәнлегенә ясалган анализ турында мәгълүматлар да җиткерелде.
Саннар
Татарстан Республикасының хәмер базары торышы (2013 елның гыйнвары).
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 2013 елның гыйнварында тикшерде:
Татарстан Республикасы предприятиеләре җитештергән, шул исәптән лицензия килешүләре буенча шешәләргә тутырылган 17 атамадагы 24,6 мең дал күләмендә алкогольле эчемлекләрне һәм 39,4 мең дал күләмендә этил спиртын;
алкогольле продукция җитештерү өчен республикага читтән кертелгән 10,0 мең дал күләмендә спиртлы чималны (шәраб материалларын).
Тикшерүләр нәтиҗәсендә республикада җитештерелгән этил спирты һәм алкогольле продукциянең, республикага кертелгән спиртлы чималның билгеләнгән таләпләргә туры килүе ачыкланды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль бүлекләре республикага читтән кертелгән 786 атамадагы 161,22 мең дал күләмендә алкогольле продукцияне, шул исәптән 53 атамадагы 35,97 мең дал күләмендә аракыны тикшерде.
Республикага кертелгән алкогольле продукциянең 3,3 мең дал күләмендәгесе (яки 2,1 проценты) яраксызга чыгарылды.
Агымдагы елның гыйнварында 433,6 мең дал күләмендә
алкогольле продукция
җитештерелде
. 2012 елның гыйнварындагы белән чагыштырганда (318,6 мең дал) 36 процентка артыграк бу.
Аракы 398,9 мең дал күләмендә, ягъни 2012 елның гыйнварына (284,1 мең дал) карата 140 процент дәрәҗәсендә җитештерелде, шул исәптән Россия брендлары – 188,0 мең дал күләмендә. 2012 елның гыйнварындагы (33,8 мең дал) белән чагыштырганда 5,6 тапкырга күбрәк.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәте республиканың көньяк-көнчыгыш чик буе районнарында Казахстан Республикасында җитештерелгән легаль булмаган алкогольле продукцияне сату фактлары турында берничә тапкыр хәбәр иткән иде инде. Киңәшмәдә ведомство җитәкчесе И.А.Марченконың структур подразделениеләр начальникларыннан әлеге фактлар буенча нәтиҗәлерәк эшләүне, мондый продукцияне күпләп сату белән шөгыльләнүче затларны билгеләүне таләп итүен искәртик. Игорь Александрович әйтүенчә, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнеше фактларын ачыклау өчен, аеруча Казахстан Республикасы продукциясен сату фактларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының республика районнарындагы бүлекләре хезмәткәрләре белән актив уртак эш алып барырга кирәк.
2013 елның гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм аның территориаль органнары 342 тикшерү үткәрде, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 252.
296 хуҗалык итүче субъектта гамәлдәге законны бозулар ачыкланды (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 235). 2012 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, гамәлдәге законны бозучылар саны 26 процентка артты. Барлыгы 324 бозу ачыкланды (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешенә контрольлек итү барышында – 236).
2013 елның гыйнварында тиешле лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукция сату фактлары 2012 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк ачыкланды.
Яраклылык срогы чыккан продукцияне сату фактларының 1,3 тапкырга (40 факт) кимегәнлеге ачыкланды, барлыгы 149 мең сумлык продукция утильләштерелде (2012 елдагы белән чагыштырганда – 1,7 тапкырга артык).
Балигъ булмаганнарга сату тыелган продукция сату очракларының 2,7 тапкырга кимегәнлеге билгеләнде: шул исәптән балигъ булмаганнарга алкоголь һәм сыра сату фактлары – 2,6 тапкырга, тәмәке – 2,8 тапкырга.
Быелның гыйнварында мониторинг барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 421 сәүдә объектын тикшерде. Шуның 125 ендә алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне санга сукмаулар ачыкланды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек–инспекция бүлеге начальнигы Т.М.Хәбибуллина әйтүенчә, контрольлек-инспекция эшчәнлегенең нәтиҗәсен арттыру өчен лицензияләрнең гамәлдә булуын туктатып тору һәм юкка чыгару чарасын күрергә, мондый җаваплылык каралган закон бозуларны ачыкларга кирәк.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз