31 шешә күләмендә 2 атамадагы аракы тартып алынды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре Түбән Кама районында урнашкан «Ашамлыклар» кибетендә үткәрелгән контроль чара барышында лицензиясез, товар озату документларыннан башка, БДАМСта теркәмичә генә, туры килү-килмәүне мәҗбүри расларга тиешле продукцияне сату тәртибен бозып, алкогольле продукция әйләнеше факты билгеләнде. 2 атамадагы 11 литр күләмендә 31 шешә аракы тартып алынды.

Хәзерге вакытта гамәлдәге законнарны бозучы административ хокук бозулар турында 14.16 ст.2 ө., 14.17.1 ст.2 ө., 14.19 ст. һәм 14. 45 ст. буенча беркетмәләр төзү өчен территориаль органга чакырылды.

Алкогольле продукцияне лицензиясез сату турында мәгълүмат«Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында килде.

Мөрәҗәгатьне урнаштыручыга 2000 сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International