«Халык контроле»нә мөрәҗәгать иткән кулланучыга матди бүләк биреләчәк

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына (uslugi.tatarstan.ru) Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында, кибеттә сыраны документларсыз сату очрагы турында гариза урнаштырылган.

Гаризада күрсәтелгән мәгълүматның РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2 өлешендә, РФ КоАП 14.45 статьясында каралган административ хокук бозу вакыйгасына, шулай ук хокук бозу очракларының барлык шартларын ачыклау өчен вакыт таләп итә торган процессуаль гамәлләр үткәрергә кирәклеген аңлап, аерым алганда: алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәт сервисындагы оешмалар өчен «Росалкогольрегулирование» электрон хезмәтләре бүлегеннән алынган хисапка анализ ясауны истә тотып, гаризада күрсәтелгән мәгълүматны раслау яки кире кагу, административ хокук бозулар кылуда гаепле затларны билгеләү максатында һәм РФ КоАП 28.7 ст.1 ө., 28.7 ст. 3 п., 28.7 ст. нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгату һәм индивидуаль эшкуарга карата административ тикшерү үткәрү турында билгеләмә чыгарылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан административ хокук бозу турында эш кузгату һәм административ тикшерү уздыру турында билгеләү кысаларында югарыда күрсәтелгән сәүдә объектын карау барышында 6 атамадагы алкогольле продукциянең (сыра) сатуда булуы ачыкланды, ул склад бүлмәсе стеллажына куелган иде. Алкогольле продукциянең сату өчен билгеләнмәгәнлеге турында мәгълүмат юк.

Алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәт сервисының «Росалкогольрегулированиедә оешмалар өчен электрон хезмәтләр» бүлегенең этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатып алу күләмнәре турындагы бүлегеннән алкогольле продукцияне сатып алу күләмнәре турында хисап белән чагыштырганда, бу сыра отчетта күренми дип билгеләнде.

Моннан тыш, шәхси эшмәкәр алкогольле продукциягә җитештерү һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы озату документларын тапшырмаган.

Барлыгы 37,09 литр күләмендә сыра сатудан алынды.

Хәзерге вакытта ачыкланган хокук бозулар буенча административ тикшерү бара.

Мөрәҗәгатьне урнаштыручыга 2000 сум күләмендә матди бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International