Республика олимпиадасында катнашучыларны әзерләү башланды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

21.09.2020-26.11.2020 кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталында (https://www.tatzpp.ru) «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасының 1 туры дистанцион рәвештә үткәреләчәк. Олимпиада «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы чараларын үтәү максатларында үткәрелә.

Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, өлкән сыйныф укучыларын олимпиадада катнашуга җәлеп итү максатыннан, ведомство карамагындагы районнарның белем бирү учреждениеләрендә эш башлады. 14 сентябрь көнне 1 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә таныштыру чарасы үткәрелде. Тыңлаучылар 8-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары булды. Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре укучыларга һәм кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләре турында сөйләделәр, олимпиада ничек узачагын, катнашу вакыты һәм шартлары турында аңлаттылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, олимпиаданың потенциаль катнашучылары дәүләт органы вәкилләрен зур кызыксыну белән тыңлады.

Олимпиаданың максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру гына түгел, ә киләчәк буында, җәмгыять әгъзасы буларак, Татарстан Республикасы гражданины буларак, кулланучы буларак, үз хокукларына җаваплы караш формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International