2020 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Каенлык авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган nоварларның аерым төрләрен сату Rагыйдәләре аңлатылды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында катнашучыларга rулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.