Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәүчеләр белән очрашу узды

2020 елның 18 сентябре, җомга

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Олы Мәңгәр авылында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында техник яктан катлаулы товарларның сыйфатына, сыйфатлы товарны алыштыру һәм ишекне сыйфатсыз урнаштыру буенча мөрәҗәгатьләр килде. Барлык сорауларга да "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә консультацияләр бирелде. Шулай ук авыл территориясендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләрдән дә сораулар алынды.

Чарада катнашучылар халык белән мондый очрашуларның мөһим булуын һәм кирәкле булуын билгеләп үттеләр.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар өчен буклет- белешмәлекләр һәм “Вестник потребителя Татарстана” газетасының чираттагы саны тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International