Каты эчемлек җитештерү өчтән бер өлешкә кимегән

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
“Росстат” мәгълүматларына караганда, федераль җитештерүчеләрнең барысында да кимү күзәтелә. Польшаның Central European Distribution Corporation (CEDC, “Зеленая марка” бренды) корпорациясенең “Топаз” заводы җитештерүне 61,2 процентка киметкән (149,2 мең дал күләменә калдырган), Себер ЛВЗ – 78,2 процентка (32 мең дал күләменә), “Парламент Продакшн” – 94,8 процентка (5,8 мең дал күләменә калдырган) киметкән.  CEDC ның иң зур көндәшләре – “Синергия” төркеме (“Беленькая” маркасы) да җитештерү күләмнәрен шактый ук киметкән: “Традиции качества” – 95,7 процентка (4,4 мең дал күләменә калдырган), Мариинск ЛВЗ – 49,6 процентка (90,7 мең далга кадәр), “Уралалко” – 57,1 процентка (29,4 мең далга кадәр). Мәскәүнең “Кристалл” заводында (“Путинка”) аракы җитештерү 45,9 процентка (234,5 мең далга кадәр), Себер алкоголь төркемендә (АСГ; “Пять озер”) – 93,5 процентка (19,4 мең далга кадәр) кимегән.
Гыйнвар аенда тулаем алганда илдә аракы җитештерү 30,3 процентка (3,11 млн дал күләменә) кимегән. Фәкать “Татспиртпром” (Graf Ledoff) һәм “Башспирт”та (“Башкирский стандарт”) гына җитештерүдә үсеш теркәлгән: беренчесендә – 40,4 процентка (398,9 мең дал күләменә җиткерелгән), икенчесендә – 32,6 процентка (182,3 мең дал күләменә). Тик бу ике предприятие соңгы вакытларда үзләре өчен генә түгел, контракт буенча башка компанияләр өчен дә продукция җитештерә – мәсәлән, узган елда “Татспиртпром”да җитештерүнең 40 проценты контракт аракысына туры килгән (“Ъ” чыганагын кара, 22 гыйнвар).
Гыйнварда башка хәмер эчемлекләрен җитештерү күләмнәре дә түбәнгә тәгәрәгән: 25 градуска кадәрге ликер-аракы әйберләре (портвейннар һ.б) – 22,8 процентка (137,8 мең далга кадәр); күбекле шәрабләр – 19,4 процентка (658,7 мең далга кадәр); коньяклар – 18,8 процентка (426,9 мең далга кадәр); төрле төнәтмәләр – 8,3 процентка (246,1 мең далга кадәр). Фәкать күбекләнми торган шәрабләрне җитештерү күләме генә 21,4 процентка (11,9 миллион далга кадәр) арткан.
Гыйнвар аенда каты эчемлекләрне җитештерү күләмнәренең сизелерлек кимүе гаҗәп түгел, ди Алкогольле продукция җитештерүчеләр берлеге (аңа CEDC, “Русский стандарт”, АСГ, “Синергия” һ.б керә) вәкиле Дмитрий Добров. Бу хәлне ул соңгы елларда каты хәмергә акцизның бик нык артуы белән бәйләп аңлатмакчы – акциз 1 гыйнвардан 33 процентка артып, сусыз спиртның бер литры өчен 400 сумга җиткән. Чагыштыру өчен: 2011 елның гыйнварында һәм 2012 елда акциз 10 процентка, 2012 елның июлендә – 18 процентка арткан. “Гыйнварда, акцизның артуы сәбәпле, җитештерүдә һәрвакыт сезонлы кимү күзәтелә, чөнки базар мөнәсәбәтләрендә катнашучылар Яңа ел алдыннан иске акцизлы продукция запасын күпләп булдыралар , – ди Добров әфәнде. – Әмма быел акциз шуның кадәр күпкә артты ки: барлык компанияләр дә ничек тә булса озаграк чорга ничек тә күбрәк җитештереп калырга тырышты. 
“Росстат” мәгълүматлары узган елның соңгы айларында каты хәмерне җитештерү күләмнәре үсүен раслый. Мисалга, сентябрь һәм ноябрь айларында аракы җитештерү уртача алганда 15 процентка, декабрьдә – бөтенләй үк 27,5 процентка үскән. CEDC генераль директоры Грант Уинтертон да үз компаниясенең, базар мөнәсәбәтләрендә катнашучы башкалар кебек үк, дүртенче кварталда әйбәт кенә запас булдыруын раслый. “Синергия” идарәсе рәисе Александр Мечетин исә үзенең төркеме булдырган запасларның март аена кадәр җитәсен яшерми. “Гыйнварда барлык заводларыбыз туктап торды: производстволарны яңарттык, агымдагы елда эшләүгә әзерләндек”, – ди ул.
Гыйнварда төяп җибәрелгән продукция күләме, “Росстат” мәгълүматларына караганда, җитештерелгәненә караганда да кимрәк булган: нибары 2,35 млн дал күләмендә аракы һәм 185 мең дал күләмендә коньяк. “Җитештерүчеләрнең складларында гына түгел, күпләп һәм ваклап сатуда да товарның өелеп ятуын күрсәтә бу, аларның яңа товар кабул итеп алырга урыннары юк”, – ди Alvisa мәгълүмат һәм аналитика директоры Михаил Мачнев. Аның фикеренчә, февраль ае йомгаклары буенча да шундый ук хәл кабатланырга мөмкин. Әмма базар мөнәсәбәтләрендә катнашучылар һәм базар экспертлары тулаем 2013 ел йомгаклары буенча каты хәмер җитештерү күләмнәренең кинәт кенә түбәнгә тәгәрәвен көтми. Александр Мечетин фаразлавынча, легаль аракы базары якынча 10 процентка кимеп, 85-90 млн дал тәшкил итәчәк. ЦИФФРА директоры Вадим Дробиз фикеренчә дә, 2013 елда каты алкоголь җитештерү күләме, 10 процентка кимеп, 95 млн дал чамасы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International