Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә 17 тонна фармацевтика субстанциясе законсыз әйләнештән алынды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең муниципальара оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре РФ ФИХИнең ТР буенча идарәсе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Казан шәһәренең Идел буе районында спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен гамәлгә ашыручы затларга карата контроль чаралар үткәрде.

Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә «Армавир районара даруханәләр базасы» ҖЧҖ җитештергән 17 тонна фармацевтика субстанциясе (95% этанол) законсыз әйләнештән алынды.

Әлеге факт буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ДСУ тарафыннан күздә тотылган оештыручыга карата җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International