Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2020 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Әлки районының Борискино авылында урнашкан «Карлыгач» кибетенә бардылар.
Визуаль карау вакытында сәүдә объектының стационарлык билгеләре булмавы ачыкланды. Әлеге сәүдә объектында алкогольле продукция, шул исәптән сыра, сатылмавы турында мәгълүмат юк иде.
Контроль чаралар барышында сәүдә залында бер нинди дщ документлары булмаган 6 төр сыра барлыгы ачыкланды. Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 62,9 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды.
Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.