Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Чаллы шәһәре үзәгендә урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә контрольлек чаралары үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату факты ачыкланды. 44,43 литр күләмендә 45 төрле алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.
Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.17.1 ст.2 өлеше, 14.6 ст.2 өлеше, 14.45 ст., 14.19 ст.буенча административ эш кузгатылды. Закон бозучы эшмәкәргә алкогольле продукцияне конфискацияләү белән бергә 100 меңнән алып 200 мең сумга кадәр административ штраф яный.