Яр Чаллыда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар шимбә көннәрендә өч мәйданчыкта уза. Ярминкәләрдә авыл кешеләре, җирле товар җитештерүчеләр, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары һәм һәвәскәр бакчачылар катнаша.
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәренең «Көньяк» Агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгында булдылар. Ярминкәдә җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, һәвәскәр бакчачылар продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүчеләр ит, балык, сөт, эремчек, каймак, сыр, йорт тавыклары, казылык, яшелчә, җиләк-җимеш, кондитер әйберләре һәм бал сатып ала алдылар.
Территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәләрдә катнашучылар, төбәк районнары вәкилләре белән азык-төлек продуктлары белән сәүдә итү кагыйдәләрен һәм санитар законнарны бозуга юл куймау буенча профилактик әңгәмәләр үткәрде. Кулланучыларга тематик буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы чыгарылышы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының контакт номерлары язылган визит карточкалары өләшенде.
Шәһәрдә әлеге ярминкәләр ел саен үткәрелә һәм бу кулланучылар өчен дә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дә яхшы мөмкинлек. Шәһәр халкы бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, кош ите һәм мөгезле эре терлек ите сатып ала. Татарстан Республикасы фермерлары гына түгел, Башкортстаннан, Удмуртиядән һәм Киров өлкәсеннән дә үз продукцияләрен алып киләләр.