Консультация пункты кулланучыга ярдәмгә эшли

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

2020 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллин һәм Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге начальнигы Гүзәл Галимуллина Арча районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, уртак чара үткәрделәр. Чараның төп максаты - гражданнарны әлеге закон белән таныштыру.

КФҮгә килүчеләр белән кулланучылар базары өлкәсендә товарның сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация үткәрелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган аерым товарларны сату Кагыйдәләре аңлатылды.

Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар, аларны кире кайтару һәм алмашу тәртибе турындагы мәсьәләләр каралды. Кулланучыларга претензияләр бирү ысуллары һәм тәртибе, конфликтлы хәлләрне караганда якларның хокуклары һәм бурычлары турында да сораулар булды. Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International