Халыкның хокукый грамоталылыгын формалаштыру максатыннан укулар үткәрелде

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Кукмара районындагы «Юмарт» СК ҖЧҖендә җиләк-җимеш сатучы эшмәкәр өчен укулар үткәрде.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә норматив актларның төп нигезләмәләре, аларны куллану тәртибе, норматив документлар таләпләрен үтәү, продукциянең куллану үзенчәлекләре һәм составы буенча кулланучылар өчен дөрес мәгълүмат бирү тәртибе каралды. Кулланучының төп хокуклары аңлатылды, сатучылар кулланучы таләбе буенча нинди документлар һәм мәгълүмат бирергә тиешлеге һәм башка мөһим сораулар каралды.

Халыкның хокукый белемен формалаштыру өчен, мондый чаралар сатучылар, эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен дә бик кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International