“Татспиртпром” ААҖ продукциясенең күргәзмә-дегустациясе

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
2013 елның 23 февралендә Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча муниципаль районы хакимияте белән берлектә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышлап сәүдә ярминкәсе, шулай ук “Татспиртпром” ААҖ продукциясенең күргәзмә-дегустациясен үткәрде. Кулланучылар дегустациясендә “Чернослив” әче төнәтмәсе, “Багира” әче төнәтмәсе,” кофеның хуш исе кушылган “Сливочный ликеры, “5 звездочек” коньягы, “Бугульма” бәлзәме, мүк җиләгенең хуш исе һәм карлыганның хуш исе кушылган “граф Ледофф”, “Лавмикс” шәраб коктейле, “Старая Казань люкс” аракысы, “Доктор Перцефф” әче төнәтмәсе һәм башка аракы-шәраб үрнәкләре тәкъдим ителде.
Кулланучылар күргәзмәдәге продукцияне бик югары бәяләде.
Күргәзмә җирле продукцияне таныту һәм базарга чыгаруга ярдәм итү өчен менә дигән мөмкинлеккә әйләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International