Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Җирле хакимиятләр хәмер сатарга ярамый торган урыннарны билгеләячәк
2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
“Алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый торган гражданнарның массакүләм туплану урыннарын һәм югары дәрәҗәдәге хәвеф чыганакларын Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләү, шулай ук алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый торган кайбер оешмалар һәм объектлар территорияләренең тирә-юне чикләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләү турында” 27 декабрь, 2012 ел, №1425 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый торган кайбер оешмалар һәм объектлар территорияләренең тирә-юне чикләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләү кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр) расланды.
“Территориянең тирә-юне” – алкогольле продукцияне ваклап сатарга ярамый торган кайбер оешмалар һәм объектлар территорияләренең тирә-юне, аңа үзенә аерым территория (мәсәлән, мәктәп ишегалды) һәм, булганда, өстәмә территория керә: монысы җирлекнең һәм корылманың конкрет үзенчәлекләреннән чыгып билгеләнә (җир кишәрлегенең кадастр планнары нигезендә) һәм мондый оешмалар урнашкан бинага турыдан-туры яисә үзенә аерым территория чикләренә килеп тоташа. Шул ук вакытта, өстәмә территория, үзенә аерым территория булганда да, булмаганда да билгеләнә. Оешманың үзенә аерым территориясе булганда, өстәмә территория итеп кешеләргә аерым территориягә керү өчен билгеләнгән ишектән кешеләргә стационар сәүдә объектына керүе өчен билгеләнгән ишеккә кадәр ара санала (мәсәлән, сәүдә объекты ишегеннән алып мәктәпнең ишегалды капкасына кадәрге территория (мәктәпнең ишегалды территориясе үзенә аерым территория булып тора) өстәмә территория булып тора). Үзенә аерым территория булмаганда, өстәмә территория итеп кешеләргә алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган оешмалар һәм объектларга керү өчен билгеләнгән ишектән алып кешеләргә стационар сәүдә объектына керү өчен билгеләнгән ишеккә кадәр ара санала (мәсәлән, спорт комплексы ишегеннән сәүдә объекты ишегенә кадәр ара).
Кагыйдәләр нигезендә, муниципаль берәмлекләр балалар, мәгариф, медицина оешмалары, спорт объектлары, күпләп һәм ваклап сату базарлары, вокзал, аэропорт, хәрби максаттагы объектлар, шулай ук гражданнарның массакүләм җыелу урыннары һәм югары дәрәҗәдә хәвеф чыганаклары урыннарының (Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары билгеләнгән) территорияләре тирә-юне чикләрен билгели.
Җирле үзидарә органнары стационар сәүдә объектларында алкогольле продукцияне ваклап сатуга һәм җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүдә алкогольле продукцияне ваклап сатуга тыюны билгеләү өчен территорияләрнең тирә-юне чикләрен аерым-аерым билгеләүгә хокуклы. Бу очракта “аерым-аерым” төшенчәсе объектларның төрле төрләре (мәктәпләр, балалар бакчалары, базар, вокзаллар һ.б) буенча, шулай ук һәр объектка кадәр ераклык буенча аеруны аңлата. Әмма шуны истә тотарга кирәк: территорияләр тирә-юненең билгеле бер объектлар төрләренә (әйтик, балалар бакчаларына) кадәр максималь дәрәҗәдә ераклыгы муниципаль районда мондый объектларга кадәрге шундый ераклыкның минималь күрсәткеченнән 30 проценттан күбрәккә артмаска тиеш. Мәсәлән, муниципаль районда 2 балалар бакчасы һәм мәктәп бар ди. Стационар сәүдә объектыннан бер балалар бакчасына кадәрге тирә-юнь территориясе ераклыгы 20 метр итеп билгеләнгән икән, икенчесе өчен ул 26 метрдан артыграк була алмый (ягъни 20 метр плюс 30 процент). Шул ук вакытта мәктәпкә кадәрге ераклык, шулай ук башка объектка кадәрге ераклык кебек үк, башкача билгеләнергә мөмкин. Алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган объектлардан алып территориясенең тирә-юне чикләренә кадәрге ераклыкны исәпләү ысулы җирле үзидарә органы тарафыннан билгеләнә. Моннан шундый нәтиҗә чыгарырга була: җирле үзидарә органнары, әйтик, территорияләрнең тирә-юне ераклыгын кыска юлдан (ишектән ишеккә туры юл) яки җәяүлеләр сукмакларыннан, яисә башкача ысул белән билгеләргә мөмкин.
Тирә-юнь территорияләре чикләре җирле үзидарә органы карарлары нигезендә билгеләнә, әлеге карарларга алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган һәр объект өчен территорияләренең тирә-юне чикләре схемасы кушып бирелергә тиеш. Территорияләрнең тирә-юне чикләре схемасында үзендә алкогольле продукцияне ваклап сату тыелган оешма яки объект билгеләнгән булырга тиеш. Шул ук вакытта схема җирлекне чагылдырырга, ягъни анда объект тирәсендәге урамнар, йортлар номерлары күрсәтелергә тиеш.
Хәзер, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27.12.2012 ел, №1425 карарын үтәү йөзеннән, җирле үзидарә органнары актлары расланганчы, тирә-юнь территорияләре чикләрен билгеләү турында җирле үзидарә органнары актлары (карарның нигезләмәләренә каршы килмәгән) кулланыла.
Тирә-юнь территорияләре ераклыгын (сәүдә объекты ишегеннән, әйтик, хастаханә ишегенә кадәр) яңача үлчәү шартларында моңа кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензия ала алмаган лицензиягә дәгъва кылучылар хәзер аны алуга дәгъва кылуга хокуклы.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз