Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Легаль хәмер турында барлык мәгълүматлар Интернетта булачак
2013 елның 26 феврале, сишәмбе
Озакламый кибеттән сатып алган аракы, коньяк яки шәрабның легаль булу-булмавын мөстәкыйль тикшерү мөмкинлегенә ия булачакбыз. Шулай ук Россиядә җитештерелгән хәмер турында барлык мәгълүматлар белән дә таныша алачакбыз.
Махсус мәгълүматлар базасы – алкогольле продукция реестры ярдәмендә мөмкин булачак бу. Әлеге реестрны Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт (“Росалкогольрегулирование”) алып барачак һәм үзенең сайтында урнаштырачак. Хезмәт реестрны алып бару турында, шулай ук алкогольле продукция әйләнешенең башлануы турында уведомлениеләр тапшыру тәртибе хакында Хөкүмәт карары проектын эшләгән дә инде. Әлеге реестрдан теләсә кайсы гражданин язу кертү номеры һәм датасы, алкогольне маркировкалау турында мәгълүматлар яки алкоголь төренең коды турында белә алачак. Моннан тыш анда җитештерүче-завод, эчемлекнең составы, эчемлек савытының төре һәм сыешлыгы турында мәгълүматлар булачак. Шулай ук эчемлекнең яраклылык срогы, саклау шартлары белән танышу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу мәгълүматларның барысы да реестрга махсус уведомлениеләрдән (аларны алкоголь җитештерүчеләрнең барысы да “Росалкогольрегулирование”гә җибәрергә тиеш булачак) кертеләчәк. Хезмәткә бу уведомлениеләрне алар товарны төяп җибәрергә кимендә 5 көн кала тапшырачак. Озакка сузмас өчен, уведомлениеләр электрон почта аша җибәрелеп, көчәйтелгән, квалификацияле электрон имза белән имзаланачак. Әлегә, 2013 елның 1 июленә кадәр, этил спиртын ташуны лицензиясез генә, шулай ук сыра һәм аның нигезендә эчемлекләр җитештерүне исәпләү приборларыннан башка гына хәл ителергә мөмкин булуын исегезгә төшерик. Мондый законны Дәүләт Думасы узган елның декабрь азагында кабул иткән иде.
Федераль реестрны асылда алкоголь әйләнешенә контрольлек итүнең тагын бер чарасы сыйфатында бәяләргә була, дигән фикердә Илкүләм алкоголь сәясәтен эшләү үзәге җитәкчесе Павел Шапкин. Дөрес, җитештерүчеләр болай да мәгълүматларны ЕГАИСка тапшыра анысы, ди ул. Һәм бу җәһәттән мәгълүматны кабатлау килеп чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта алкогольнең характеристикасы белән теләсә кайсыбызның таныша алу мөмкинлеге – файдалы әйбер, дип исәпли Шапкин. Ә ЕГАИСка тапшырыла торган мәгълүматлар бөтен халыкның танышуы өчен билгеләнмәгән, дип үзенең сүзләренә аныклык кертә ул. “Тик мин барыбер дә, әйтик, әйбәт коньяк эчеп куярга теләгән теге яки бу кешенең кибеткә барганчы Интернетка кереп, кибеттә контрафактка юлыкмас өчен, яраткан эчемлегенең хәзер нинди савытта, нинди этикетка белән сатылуын ачыклап утыруына шикләнәм”,– ди эксперт. Өстәвенә алкогольне җитештерү һәм аның әйләнешенә бүгенге контрольлек схемасының бик катлаулы булуын да раслый ул. Шуңа күрә схема өзеклекләр китереп чыгара да. “Минем уйлавымча, өч контрольлек чарасы: алкогольнең төрле төрләренә минималь бәя кертү, акцизлар урынына производство куәтләренә алдан йөкләнгән салым кертү һәм ил эчендә алкоголь сатуны контрольдә тотарга тиешле дәүләт компаниясе оештыру җитәчәк”, – дигән фикердә Шапкин.
Тарас Фомченков
Алкогольле продукция реестрын алып бару турында карар проекты белән түбәндәге сайтта танышырга була: >>>http://img.rg.ru/pril/article/74/23/51/Proekt_postanovleniia.pdf
“Российская газета” Федераль чыгарылыш №6016 (40)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз