Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Әйбәт балны начарыннан ничек аерырга?
2013 елның 26 феврале, сишәмбе
Күпләребез балны бик ярата. Шуңа күрә татлы ризыкны сезонында гына түгел, бәлки елның теләсә кайсы фасылында, теләсә кемнәрдән (умартачылардан гына да түгел диюебез) сатып алырга туры килә. Гади кулланучыга ничек алданмаска, ничек итеп яхшыны начардан аерырга?
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән “КВ” хәбәрчесенә сөйләүләренчә, сатып алучылар ярминкәләрдә балны гадәттә тәменә карап сайлый. Болай эшләү дөрес түгел. Бал тәме авызда 40 минут саклана. Шулай берничә сортны бер-бер артлы кабып карагач, авызда тәмнәр “кушылмасы” барлыкка килә, беренчесе тәмлерәк булган кебек тоела. Сүз уңаеннан, бал татлы булырга тиеш, дип уйлауның дөрес фикер түгеллеген искәртеп үтик. Чын бал – әчкелтем татлы, һәм әчкелтем тәме никадәр күбрәк булса, шуның кадәр файдалырак. Гадәттә ялганлап ясалган балның тәме тешләрне камаштырырлык дәрәҗәдә татлы-баллы була.
Балның сыйфаты тәменә карап кына түгел, башка билгеләре буенча да бәяләнә. Шуны белеп торыгыз: сыек бал бары тик тонык кына булырга тиеш. Аның кашыкка “чорналуы”, агып торган җирендә “таучык” ясалуы шарт. Киресенчә икән, бал өлгереп җитмәгән, димәк, әчергә мөмкин, дигән сүз. Чын бал гадәттә ике ай эчендә ката. Кышын сыек бал күрсәгез, йә бал кортларын шикәр белән “сыйлаганнар”, яисә балны эретеп, барлык шифалы матдәләрен юкка чыгарганнар дигән сүз. Ул гына да түгел әле: 50 градустан югарырак температурада эреткәндә, балда төрле чирләр һәм хәтта яман чир китереп чыгарырдай агулы матдәләр барлыкка килә. Шулай да, әйтергә кирәк, ак акация, каштан, Ерак Көнчыгышның лимон агачы, арчан (вереск) баллары бер елдан соң гына ката. Балны кыш көне сайлаганда, кристаллары рәвешенә игътибар итегез. Әйбәт бал онга охшаш бик вак кристаллар хасил итеп ката (шул вак кристаллар аңа аксыл сары төс бирә дә). Кристаллары эре икән, димәк, умартачы бал кортларына шикәр ашаткан дигән сүз.
Кайбер намуссыз җитештерүчеләр һәм сатучыларның механик катнашмалар әзерләү очраклары да бар. Мәсәлән:
Балга шикәр комы өстиләр. Бу хәйләне өй шартларында болай ачыкларга була: бал эремәсенә ляпис (кристалл сыман төссез порошок, медицинада микробларга каршы чара буларак кулланыла) өстибез. Савыт төбендә ак утырма хасил булса, балга шикәр комы өстәлгән дигән сүз. Кристалланып торсын өчен балга он һәм крахмал салалар. Мондый балны өй шартларында тикшерү өчен йод тамызып карарга мөмкин: составында он һәм крахмал булса, бал зәңгәрләнә.
Куерту өчен балга желатин, акбур өстәү очраклары бар. Уксус эссенциясе тамызсагыз, ялган бал чыжылдаячак.
Хәзер ярминкәләрдә балны пластик савытлардан агызып бирәләр. Тик мондый савыттагы балны күп дигәндә бер атна гына сакларга ярый. Балны тутырып кую өчен металл савытлардан – тутыкмас корычтан, никельдән эшләнгән, эмаль (тик купкан урыннары булмаска тиеш) савытлар сайларга кирәк. Иң яхшысы – кәрәзле бал. Аны берничә ел буе сакларга мөмкин.
Сүз уңаеннан
Кибетләрдән, минимаркет, павильон һәм киосклардан савытка тутырылган (шул исәптән сувенир-савытларга) бал сатып алганда, иң элек этикеткасына күз салыгыз. Анда җитештерүчесе, балның үзе, туры килү декларациясе (декларация о соответствии), ГОСТ яки ТУ турында мәгълүматлар, җитештерү датасы, сату срогы турында тулы мәгълүматлар булмаса, мондый балны читтәнрәк урап узу әйбәтрәк. Базарда сатыла торган балның чүнник паспорты, туры килү турында декларациясе, сатуга рөхсәт кәгазе һәм лабораториядән диастаз саны (шифасы өчен куелган билге) күрсәтелгән аттестаты булырга тиеш. Балда актив ферментлар никадәр күбрәк булса, билгесе дә югарырак.
Ничек сакларга.
Бал сатып алганда, шуны истә тотарга кирәк: аны саклау срогы – нибары бер ел. Җылыда тотарга ярамый: температура 15 градустан югарырак булганда, бал углеводлар катнашмасына әйләнә. Балны саклау өчен иң кулай савыт – кара пыяладан эшләнгән банка (әйбәтләп ябылган булырга тиеш).
“Казанские Ведомости” (26.02.2013. №29)
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз