«Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Бура-Кирта авылы кибетендә алкогольле продукция, аерым алганда сыра һәм сыра эчемлекләре тиешле товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМСта исәпкә алмыйча гына сатыла диuoy хәбәр килде. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кергән мәгълүмат тикшерlt, тикшерү барышында әлеге факт үзенең раславын тапты.
173 литр сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды. Хезмәткәрләр тарафыннан РФ КоАП 14.16 ст.2 өлеше, 14.19 ст., 14.45 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Исегезгә төшерәбез, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактлары турында, шул исәптән «Интернет» челтәре аша да, Түбән Кама территориаль органына хәбәр итәргә мөмкин. Һәр хәбәр буенча контроль чара үткәреләчәк. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз таралу фактлары турында түбәндәге ысуллар белән хәбәр итәргә мөмкин: «кайнар линия» телефоны: 8(8555) 36-63-85, 8 (843) 278-92-79, шулай ук «Халык контроле» ДМС аша да.