Балалар рәсемнәре аша тарихи хәтерне мәңгеләштерү турында

2020 елның 2 октябре, җомга

2020 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы тарафыннан Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган балалар рәсемнәре конкурслары үткәрелде. Конкурслар үсеп килүче буын тормышында тарихи хәтерне сынлы сәнгать ярдәмендә саклап калу һәм мәңгеләштерү максатыннан оештырылды.

Балалар конкурсларда катнашырга иҗади якын килделәр. Һәр эш үзенчә кызыклы һәм талантлы иде, шуңа күрә җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды.

Конкурска йомгак ясаганда, 1, 2, 3 урыннар буенча традицион рангтан баш тарту турында карар кабул ителде. Комиссия конкурста җиңүче дип табылган 6 рәсемне билгеләде.

Җиңүчеләрнең картиналары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы диварларын бизи.

Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International