Алкоголь законнарын бозу факты буенча тикшерү алып барыла

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Мөслим муниципаль районы территориясендә полиция хезмәткәрләре алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу очракларын ачыклау максатыннан системалы рәвештә контрольдә тоту чараларын тормышка ашыралар, шул исәптән гражданнар тарафыннан сыйфатсыз спиртлы продукцияне сату фактларын да ачыклыйлар.

Сентябрь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре белән берлектә, Семяково авылында законсыз рәвештә спиртлы продукция сату фактын ачыклады, продукция тартып алынды. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International