32,5 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең 32нче комплексында урнашкан «Кубани шәрабы» дип аталган сәүдә объектында контроль чаралары үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуда булу факты ачыкланды. 32,5 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.17.1 ст.2 өлеше, 14.6 ст.2 өлеше, 14.45 ст. буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International