Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан, 2020 елның 9 октябрендә, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү буенча мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү юлы белән юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) чаралары үткәрү йөкләмәсен үтәү йөзеннән, турыдан-туры ачыклану нәтиҗәсендә, Түбән Кама шәһәрендә урнашкан кибетләрнең берсендә сатучы тарафыннан 7 сәгать 53 минутта алкогольле эчемлек сатыу фактын ачыкланды. Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында 06.03.2015 ел, № 10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын бозу булып санала. Сатучы сату фактын кире какты һәм документларны имзалаудан баш тартты.
Процессуаль документларны рәсмиләштерү вакытында сатучы сатып алучыларга шәхси саклану чараларыннан башка, аерым алганда, перчаткасыз һәм маскасыз хезмәт күрсәтте. Дөрес, битлек бар иде, әмма ул иякне генә каплап тора. Короновирус вакытында медицина битлегенең бөтен мәгънәсе -сулыш юлларын саклау.
"Битлек киегез! Безгә штраф салалар", - дип сорыйлар сатып алучылардан эре сәүдә челтәрләре кассирлары һәм сатып алучыларга битлекләрсез, бигрәк тә чираттагы тикшерүләрдән соң, хезмәт күрсәтүдән баш тарталар.
Контроль чара нәтиҗәләре буенча территориаль орган белгечләре сатучыга карата РФ КоАП 20.6.1 ст.1 ө.буенча, ә шәхси эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.6 ст.3 ө.буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.