Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Милләтләр кроссы» йөгерешендә катнаштылар

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

2020 елның 10 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең «Яр буе» паркында «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында традицион бәйрәм - ярышлар узды. Массакүләм ярыш ел саен үткәрелә,әмма бик азлар гына аның озын тарихы барлыгын беләләр. Кросс буенча спорт ярышларын оештыру һәм уздыру гадилеге аркасында бу төр ярышлар күптән барлыкка килгән. Мондый ярышларны 150 ел элек үткәрүне раслаучы документлар сакланган. Россиядә кросс 20 нче гасыр башында барлыкка килә. 1918 елның 7 маенда Мәскәүдә узган җиңел атлетларның беренче ярышлары узган.

Яр Чаллы шәһәрендә кросс 2004 елдан бирле үткәрелә, чара шәһәр халкында да, кунакларда да зур кызыксыну уята. Йөгерештә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта, 2019 елда мәктәпкәчә белем бирү һәм уку йортларыннан, гомуми белем бирү мәктәпләреннән, югары уку йортлары студентларыннан һәм хезмәт коллективларыннан 40 меңнән артык катнашучы йөгерештә катнашкан.

2020 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре йөгерештә катнашты, коллектив шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, чөнки Кросс – спорт чарасы гына түгел, ә физик мөмкинлекләрне күрсәтү чарасы да, ә формаль булмаган аралашу коллективта уңай атмосфера тудыра. Кызганычка каршы, йогышлы авыру таралу куркынычы янау сәбәпле, «Татарстан кроссы-2020» җиңел атлетика йөгерешендә билгеле бер чикләүләр кертелде, быел йөгерүчеләр һәм тамашачылар саны кимрәк иде. Йөгерешләр график буенча барды, хезмәт коллективлары һәм оешмалар йөгерешләре 12:00 сәгатьтә башланды, бу күп санда кешеләр җыелуны булдырмый калырга мөмкинлек бирде. Шуңа да карамастан, спорт чарасы йөгерештә катнашучыларны битараф калдырмады, кросс барлык спорт сөючеләрне, хезмәт коллективларын, бөтен илне берләштерә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.

Тэги: ярыш
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International