Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кросска үз гаиләләре белән чыктылар

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

2020 елның 10 октябрендә гомумреспублика массакүләм ярышлары кысаларында традицион һәм масштаблы спорт чарасы - «Милләтләр кроссы» узды.

Бу көнне спорт сөючеләр белән беррәттән стартка профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шәһәр җитәкчеләре чыкты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнарында оештырылган йөгерештә үзләре генә түгел, гаилә әгъзаларын да җәлеп итте.

Чара чын мәгънәсендә спорт бәйрәме, патриотизм һәм сәламәт яшәү рәвеше символы булды. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр, истәлекле дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Безнең хезмәткәрләр бу юлы призлы урыннар алмаса да, һәркем үзе белән яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International