Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалына килүчеләр белән консультация үткәрде.
Чараны үткәрүнең максаты - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү һәм аны рациональ куллану тәртибе күнекмәләрен формалаштыру.
Консультация вакытында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле сораулар белән 5 граждан мөрәҗәгать итте. Килүчеләрне барыннан да бигрәк азык-төлек продуктларына югары бәяләр белән бәйле, сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру, акчаны кире кайтару срокларын бозу мәсьәләләре кызыксындырды.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикага буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде.