Баш киеме сайлыйбыз

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

15.10.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Химиклар» мәдәният сараенда узган «Баш киемнәре» күргәзмә-ярминкәсе эшендә катнашты.

Ярминкәдә фетрдан, трикотаждан, буялган йоннан баш киемнәре, шулай ук башка материаллардан бөтен гаилә өчен кулай бәяләрдән зур ассортимент тәкъдим ителгән.

Дежур тору барышында сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукын яклау законы нигезләре, претензия бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару һ. б. сораулар аңлатылды.

Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International