Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Илдар Халиков “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде
2013 елның 1 марты, җомга
Кичә, 2013 елның 28 февралендә, ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Көн тәртибенә “Татспиртпром”ның 2013 елга бюджетын раслау турында, инвестицион проектларны тормышка ашыру турында, шулай ук җәмгыятьнең 2013 ел гыйнварындагы эш йомгаклары турында мәсьәләләр кертелгән иде. Директорлар советы “Татспиртпром” ААҖнең 2013 елга бюджетын тикшерде һәм раслады. Бюджетта алкогольле продукцияне җитештерү күләмнәрен һәм Татарстан Республикасыннан читтә сату күләмнәрен арттыру күздә тотылган.
Директорлар советы “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприяновның инвестицион программаларны тормышка ашыру турында чыгышын тыңлады һәм ирештерелгән мәгълүматларны игътибарга алды. Җитештерү куәте тәүлегенә 10 мең декалитр егәрлегендә булган Усад спирт заводының инвестицион программасы 70 процентка, ягъни 877 миллион сумга финансланган.
“Татспиртпром” ААҖ нең 2013 елның гыйнварындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча түбәндәге күрсәткечләргә ирешелгән. “Татспиртпром” ААҖ спирт заводлары 203 мең декалитр күләмендә спирт җитештергән. Узган елның шушы ук чорына карата (193 мең декалитр җитештерелгән булган) 105 процент дигән сүз бу. Спирт заводлары җитештерү куәтләрен 100 процентка эшкә җигеп эшләгән. 2013 елның гыйнварында алкогольле продукция җитештерү 36 процентка артып, 434 мең декалитрга җиткән (2012 елның гыйнварында 319 мең декалитр булган). “Татспиртпром” ААҖнең алкогольле продукциясен филиаллары һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша сатуның гомуми күләме 326,5 мең декалитр тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 71 процентка күбрәк бу (2012 елның гыйнварында 191,4 мең декалитр сатылган булган). 2013 елның гыйнварында сатылган продукциянең гомуми күләмендә РФдә сату өлеше 64 процент тәшкил иткән. РФдә сату күләмнәре узган елның шушы ук чорындагы күрсәткечтән 4 тапкырдан күбрәккә арткан һәм ул 213 мең декалитр тәшкил иткән.
Хисап чорында сәнәгатьтә җитештерү индексы 129 процент тәшкил иткән. Хезмәт җитештерүчәнлеге бер кешегә акчага салып исәпләгәндә 236 мең сум тәшкил иткән, узган елдагы белән чагыштырганда 34 процентка арткан дигән сүз бу.
“Татспиртпром” ААҖ 2013 елның гыйнварында барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга 1 295,6 миллион сум күләмендә салымнар һәм җыемнар күчергән, шул исәптән акциз 80 процентын тәшкил иткән – 1 042,4 миллион сум. Барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга акча күчерүләрнең үсеш темпы 2012 елдагы шундый ук күрсәткечләргә карата 222 процент тәшкил иткән.
2013 елның гыйнварында ТР тупланма бюджетына 443 миллион сум акча кертелгән, шуннан акцизлар күләме – 419 миллион сум.
Утырыш йомгаклары буенча “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы җәмгыятьнең хисап чорындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеген югары бәяләде.
"Татспиртпром” ААҖнең матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз