Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:
Чараның исеме: «2020 елның 9 ае йомгаклары буенча хокук куллану практикасы мәсьәләләре».
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы.
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2020 елның 23 октябре, 10.00 сәг.
Чара үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Кукмара ш., Ленин ур., 15.
Чара үткәрү ысулы: ZOOM платформасы аша онлайн режимда киңәшмә.
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: 2020 елның 9 ае йомгаклары нигезендә үткәрелгән тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен ачыклау турында гавами фикер алышу.
Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.
Киңәшмәгә кушылу өчен сылтама: https://us02web.zoom.us/j/86844013241?pwd=ZU1YdXhsUHluZFBHdzBJQmhaMTE0UT09
Конференция идентификаторы: 868 4401 3241
Керү коды: 123456
Күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 22.10.2020 кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрә аласыз: Bulat.Kadyrov1@tatar.ru
Өстәмә мәгълүматны телефон аша ачыкларга була: 8(84366) 3-28-79, 8(84364) 2-60-75.