Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Лицензиясез икән – закон бозучы, ә лицензия белән – Сатучы!
2013 елның 4 марты, дүшәмбе
04.03.2013
Теләсә кайсы җәмгыятьнең нормаль яшәеше өчен шушы җәмгыять әгъзалары тарафыннан тайпылышсыз үтәлергә тиешле гадел нормалар һәм законнар нигезендә ирешелә торган билгеле бер тәртип кирәк.
Яшерен-батырын түгел, хәмер белән сәүдә итү һәрвакыт саллы гына табыш китереп килә. Бүген дә хәмер эчемлекләре асылда теләсә кайсы кибетнең, ресторан, барның һ.б төп керем чыганагы булып тора. Безнең илдә алкогольле продукцияне җитештерү һәм сатуны лицензияләү – мәҗбүри гамәл. Чөнки алкогольне җитештерү һәм сатуны контрольдә тоту мөмкинлеге бирә ул. Алкогольне (сыра һәм сыра продукциясеннән тыш) лицензиясез сату легаль булмаган эшчәнлеккә керә һәм закон нигезендә гаепләнелә.
Алкогольне (сыра һәм сыра продукциясеннән тыш) сату
эшчәнлеген фәкать оешмалар гына хәл итә ала. Әмма лицензия бәясе артканнан соң курку белмәс, шул исәптән оятны да белмәсрәк кайбер сатучылар, законны санга сукмыйча, кайдадыр яшереп-посырып (кайбер ерак районнарда, төннәрен), кайлардадыр ачыктан-ачык лицензиясез генә каты хәмер эчемлекләре сатуга керешкәннәр.
Начар гадәт тиз йога, диләрме? Моңарчы закон нигезендә сыра сатып яткан кайбер эшмәкәрләр дә, без алардан кимме әллә, дип, сатып алучыларны каты хәмер эчемлекләре белән “сыйлый” башлаганнар. Әмма, мәгълүм булганча, теләсә кайсы законны үтәтү өчен ниндидер көч кирәк. Республикабызда шундый көчләрнең, ягъни структураларның берсе булып Дәүләт алкоголь инспекциясе тора. Аның белгечләре
алкоголь сату буенча законны санга сукмаулар турында уяу гражданнарыбыз тарафыннан җиткерелгән хәбәрләрне тикшерә, шулай ук мониторинглар, анкета, тикшеренүләр үткәргәндә, гомумән уңайлы теге яки бу очрак килеп туганда эшчәнлекнең әлеге өлкәсен игътибардан читтә калдырмый.
2013 елның 2 аенда Казан шәһәрендә генә дә лицензиясез эшчәнлекнең 12 очрагы ачыкланды
(узган елның шушы ук чорында – 7 очрак). Шуны искәртеп үтәргә кирәк: оешмалар закон сүзенә күбрәк колак сала башлады: закон бозучылар исемлегендә – 11 хосусый эшмәкәр. Алардан тартып алынган продукция күләме 200 литр чамасы тәшкил итә (сәүдә объектында барыбер зур күләмдә алкоголь тотарга шикләнәләр, күрәсең). Тик тартып алынган шәраб һәм аракы күләмендә генә түгел бит эш. Кемнәрдер, ничек тә баеп китү максатыннан, закон бозарга әзер. Шулар ук башка җирдә, килеп туган нинди дә булса хәлләрдә үзләренең законлы хокукларын күкрәкләренә йодрык белән суга-суга таләп итәчәк югыйсә. Хәтта судта да, янәсе, искитәрлек берни эшләмәгәнлекләренә судьяларны инандырырга маташачак, үзләрен штрафка тартмасыннар өчен (хәзергә аның күләме дә зур түгел бит әле) соңгы тамчы канына, дөресрәге, соңгы тамчы аракысына кадәр көрәшәчәк.
Исегезгә төшерәбез: әлеге бозу вазыйфаи затларга, алкогольле һәм спиртлы продукцияләрен конфискацияләп, өчтән дүрт мең сумга кадәр күләмдә; юридик затларга – алкогольле һәм спиртлы продукцияләрен конфискацияләп, утыздан кырык мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә (РФ КоАП 14.16 ст. 3 өлеше).
Еш ачыклана торган тагын бер бозу – катылыгы 28 градустан зуррак булган алкогольле эчемлекләрнең минималь бәясен санга сукмау.
Әйтик, ваклап сатуда ярты литр аракы шешәсе 170 сумнан кимрәк бәядән сатылмаска тиеш. Беренче карашка, сатучылар “Росалкогольрегулирование”нең әлеге боерыгына сөенергә генә тиеш кебек. Әмма аларның кайберләре әллә законны белмәүләре, әллә кулларының “барып” җитмәве сәбәпле, әллә инде белә торып бәяләрне үзгәртми. Кайберәүләре, 0,5 л шешәләрдәге бәя белешмәлекләрен алыштырса да, башка сыешлыктагы хәмер бәяләрен яңадан исәпләп чыгарырга һәм аларны “ценник”ларына тиешенчә язып куярга ашыкмый. Болары шул сәбәпле “эләгә” дә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре 2013 елның ике аенда шундый 11 очракны ачыклады.
Әйтергә кирәк, мондый очраклар өчен штрафлар лицензиясез эшчәнлек өчен билгеләнгән штрафлардан күпкә зур – 50дән 100 мең сумга кадәр
(РФ КоАП 14.6 ст. 2 өлеше)
. Штрафка тартылган сатучыларның ризасызлыгы, борчуы чиктән ашса да, закон сүзе бер. Әлеге чара, бәясенә салым һәм акцизлар салынмаган, шуңа очсызга сатылган легаль булмаган алкогольгә каршы көрәшү максатыннан кертелде. Юкса мондый продукция легаль алкогольне читтә калдырып, җитештерүчеләргә генә түгел, дәүләткә дә зыян ясый бит. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, шул исәптән Казан территориаль органы да, башка ведомстволар белән берлектә һәм уяу гражданнарыбыз ярдәмендә башкалабызның, республикабызның хәмер базарын тәртипкә салу буенча мөмкин булган барлык законлы гамәлләрен дәвам иттерәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз