Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Татарстан Республикасында алкоголь базарының торышы турында
2013 елның 4 марты, дүшәмбе
Агымдагы елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләргә контрольлек итү буенча Совет утырышы булып узды. Совет эшендә шулай ук Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры А.В.Хохорин, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе М.А.Патяшина, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко катнашты.
Татарстан Республикасында алкоголь базарының торышы турында утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәләсе – 2012 ел һәм 2013 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе чыгыш ясады.
И.А.Марченко әйтүенчә, 2013 елның гыйнварында 398,9 мең дал күләмендә, ягъни 2012 елның гыйнварына (284,1 мең дал) карата 140 процент, алкогольле продукция җитештерелгән. Шул исәптән республика брендлары – 210,9 мең дал – 2012 елның гыйнварындагыдан (250,3 мең дал) 16 процентка кимрәк, Россия брендлары – 188,0 мең дал – 2012 елның гыйнварындагыдан (33,8 мең дал) 5,6 тапкырга күбрәк – җитештерелгән.
2012 елда 2011 елдагыдан 1,5 тапкырга күбрәк (4194,2 мең дал булса, 6428,6 мең далга җиткән) алкогольле продукция җитештерелгән. Шул исәптән республика брендлары 2011 елдагыга караганда 1 процентка кимрәк җитештерелгән (3942,2 мең дал булса, 3905,3 мең далга калган), Россия брендлары 2011 елдагыга караганда 10 тапкырга күбрәк җитештерелгән (252,0 мең дал булса, 2523,3 мең далга җиткән).
2013 елның гыйнвар–февралендә республиканың эчке базарына кертелгән аракы күләме 2012 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 2,1 тапкырга кимегән.
2013 елның гыйнварында “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖнең Казандагы филиалы республиканың ваклап сату челтәренә 222,7 мең дал күләмендә сыра – 2012 елның гыйнварына (342,5 мең дал) карата 65 процент – җибәргән.
Агымдагы елның гыйнвар аенда “Булгарпиво” ААҖ тарафыннан да республиканың ваклап сату челтәренә сыра җибәрү күләме арткан (30,6 мең дал булса, 34,5 мең далга җиткән).
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе үзенең чыгышында ведомствоның контрольлек-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләренә дә кыскача гына тукталып үтте.
2013 ел башыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аңа киртә кую эше дәвам иттерелә. Гыйнвар аенда 236 контрольлек чарасы (2012 елның гыйнварында – 156) уздырылган.
Игорь Марченко сүзләренә караганда, 2012 елда тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату очракларының күбәюе ачыкланган. 2011 елда мондый очраклар саны 90 булса, 2012 елда 179га җиткән. Кызганычка, 2013 елның гыйнварында да бу җәһәттән хәлләрнең яхшыруы күзәтелмәгән: лицензиясез эшчәнлекнең 17 очрагы билгеләнгән.
Әлеге юнәлеш буенча алып барыла торган эш нәтиҗәсендә хәзерге вакытта Казан ш. Мәскәү районы Прокуратурасына лицензиясез эшчәнлек алып барулары берничә тапкыр ачыкланган ике “Рюмочная” буенча мәгълүмат җибәрелгән. Прокуратура органнарының безне аңлаулары һәм хуплауларына һәм прокурор җавабы кысаларында әлеге оешмаларны бөтенләйгә ябу турында судка дәгъва гаризалары җибәрелүенә өметләнәбез, диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе.
Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен киңәйтү һәм алкоголь базары өлкәсендә бозулар өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турында берничә ФЗ проекты карап тикшерүдә ята.
Утырышта катнашучылар игътибарына Казанның кибет киштәләрендә Төньяк Алания Республикасында һәм Ростов өлкәсендә җитештерелгән “Белая береза” аракысының пәйда булуы турында җиткерелде. Әлеге продукция законсыз кертелгән, аңа ялган махсус маркалар ябыштырылган һәм бу продукция ГОСТ таләпләренә туры килми. Хокук саклау органнары белән берлектә республикага бу аракыны җибәрү юлларын ачыклау һәм аларны ябу буенча эш алып барыла.
И.А.Марченко шулай ук республикада шырпы, магнит, пакет, зажигалка кебек вак-төякләрнең сыра шешәсенә кушып сатылуына (өстәвенә көндез дә, төнлә дә) утырышта катнашучылар игътибарын җәлеп итте. Бер кап шырпы бәясе, әлбәттә, сыра бәясенә кертелгән. Ә кайбер шәһәрләрдә (Казан, Алабуга) аракыны арендага бирү җаена хәтле уйлап тапканнар. Шул рәвешле сатучылар ялган-молган бүләк яки аренда килешүләре уйлап тапкан булып, билгеләнгән тыюларны санга сукмыйча алкогольле продукцияне сату-алу буенча чын килешүләрне яшереп калдырырга маташалар.
Советта башка мәсьәләләр: 2013 елның гыйнвар-февралендә № 171-ФЗ Федераль законны тормышка ашыру (төнлә һәм стационар булмаган сәүдә объектларында сыра сатуны тыю ягыннан), Балалар һәм яшьләр арасында алкогольле продукция куллануны киметү, алкогольдән агулану очракларын кисәтү буенча чаралар планын тормышка ашыру турында мәсьәләләр дә каралды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз