Эксперимент барышы турында

2020 елның 23 октябре, җомга

2020 елның 23 октябренә экспериментта катнашырга теләк белдергән 107 оешма «Гознак» АҖ белән «кега» транспорт тарарында җитештерелә торган сыраны маркировкалау өчен махсус маркалар әзерләү турында килешүләр төзегән.

26 оешма адресына 835,5 мең данә махсус маркалар җибәрелгән.

13 предприятие тарафыннан маркировкаланган сыра продукциясе ваклап сатуга төяп җибәрелде:

«Татспиртпром» АҖ филиалы, «Белый Кремль» ПЗ (Чистай шәһәре)

«АБ ИнБев Эфес» АҖ филиаллары (Казан, Клин, Уфа, Иваново шәһәрләре)

«Булгарпиво» ААҖ (Яр Чаллы шәһәре)

«Лысковский» ПЗ ЯАҖ (Түбән Новгород өлкәсе)

«Слон» ҖЧҖ (Самара шәһәре)

«Наше пиво» ПК  ҖЧҖ (Марий Эл Республикасы)

«Староградские пивоварни» ҖЧҖ (Алабуга районы)

«Квасоварный завод» ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре)

«Варница» ҖЧҖ (Смоленск өлкәсе)

«Рауш Биер» ҖЧҖ (Башкортостан Республикасы)

Кайбер заводлар маркировкалау процессына әзерлекнең соңгы стадиясендә тора.

Исегезгә төшерәбез, маркировкаланган сыра продукциясен сатучы ваклап сату предприятиеләре өчен эксперимент үткәрүнең ике этабы каралган.

Беренче этапта маркировкаланган продукцияне ваклап сату моменты булып «кега» транспорт тарасын ачу факты санала, аны БДАМСка җибәрү һәм исәптән төшерү актын рәсмиләштереп (җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкогольле продукция буенча мәгълүматларны теркәү белән охшаш рәвештә).

Икенче этапта БДАМСта махсус марка белән маркировкаланган «кега» транспорт тарасыннан сатылган һәр аерым күләмдә сыра продукциясе исәбен алу күздә тотыла. Икенче этапның башлану вакыты ваклап сату предприятиеләренең мәгълүмати системаларының әзерлегенә бәйле булачак.

Республиканың ваклап сату челтәрендәге эксперимент кысаларында 2020 елның 1 октябреннән «кега» транспорт тарасында маркировкаланмаган сыра һәм сыра эчемлекләре әйләнештә булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International