Сыйфатлы чәшке тун сайлыйбыз

2013 елның 5 марты, сишәмбе
Бу дөньяда чәшке тун турында хыялланмаган бер генә туташ-ханым да юктыр, мөгаен. Нәкъ менә чәшке тун классик киемгә әйләнгәч, берни эшләр хәл юк шул!
Тун сайлау –четерекле эш, һәм аңа бик җаваплы карарга кирәк. Бүген “мех өлкәсендә” сыйфатсыз ялган товарлар башка бизнес төрләрендә (тире, текстиль һ.б) никадәр булса – шуның кадәр, ягъни бихисап күп! Бутик һәм мех салоннары вывескаларында очсызлы гына бәядән тун сатулары турында нинди генә тәкъдимнәр юк! Тик мондый язуларны күргәч, шөкер, Аллаһ рекордлы дәрәҗәдә түбән бәядән тун сатып алу мөмкинлеге бирде, дип сөенергә ашыкмагыз.
Шулай да сыйфатлы чәшке тунны ничек итеп дөрес сайлап алырга соң? Бу сорауга кыскача җавап: тунның мехы куе, нык булырга, ялтырап торырга, коелган урыннары булмаска, тиренең кире ягы йомшак, ак булырга, шалтырап тормаска тиеш. Тун җитештерүче үз әйберенең сыйфатына шикләнмәсә, эчлеге тунга тегеп куелмаска тиеш (эчлекне күтәреп, эчтән тиренең ни дәрәҗәдә сыйфатлы итеп эшкәртелүен карау өчен кирәк бу). Сатып алганнан соң тунда җитешсезлекләр ачыкланса, нишләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына сыйфатсыз чәшке тун (бәясе – 82 000 сум) өчен акчасын кире кайтаруларын сорап, бер кулланучы мөрәҗәгать итте. Чаллыда яшәүче бу ханым чәшке тунны “ЛаМур”да сатып алган, өендә киеп караганда һәм тунның торышын җентекләп тикшергәндә, киемнең җилкә турысында җитешсезлек тапкан. Җөе генә сүтелсә – бер хәл, тиренең кире ягы аерылган икән.
Кулланучы чәшке туны өчен түләнелгән акчасын кире кайтаруларын таләп итеп, кибеткә язмача дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Аңа, бәясен киметеп, кибет хисабына  затлы киемне төзәтергә яки башкасына алыштырырга тәкъдим иткәннәр. Әмма ханым моның белән килешмәгән.
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре “ЛаМур” кибетендә  әңгәмә үткәрде, аның барышында чарада катнашучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының  (аның нигезендә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүдә каралганга туры килгән товар тапшырырга тиеш) төп нигезләмәләре җиткерелде. Килешүдә товарның сыйфаты турында шартлар күрсәтелмәгәндә, сатучы кулланучыга гадәттә куела торган таләпләргә туры килгән һәм билгеләнгән максатларына яраклы товар тапшыра. Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең № 55 карары белән расланган Аерым төрләрне сату кагыйдәләренең бүлекләре (кулланучыларның турыдан-туры үзләренә кагылышлы) аңлатылды. Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс кузгалганда, сатучы үз хисабына товарга экспертиза ясарга тиешлеге җиткерелде. Кулланучы экспертиза үткәрүне карап торуга һәм риза булмаган очракта мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итүгә хокуклы. Кибеттә семинар үткәрелгәннән соң җитәкчесе 82 000 сум күләмендә акчаны кире кайтарырга сүз бирде.
Тун сайлаганда, игътибарлылык һәм күзәтүчәнлек кирәк. Кайбер сатучылар, сыйфатсыз товарларыннан тизрәк котылу өчен, очсызлы материалдан тегелгән чәшке туннарны буйыйлар. Ялган тунны чынында беренче карашка аеруы авыррак. Моның өчен мех мамыгын аерып карарга кирәк: чын тунның тиресе кара, буялганыныкы – ак төстә була. Шушы тәкъдимнәргә колак салган һәм дә кибеттә товар сатып алганда шуларга таянган тәкъдирдә, гүзәл затларыбызның теләсә кайсы барлык таләпләренә җавап биргән, әллә ничә сезон дәвамында үзләрен чып-чын патшабикәдәй хис итү мөмкинлеге биргән затлы кием сайлап ала алачак. Сыйфатлы чәшке тунны сайлап алуы – бик җиңел!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International