Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә агымдагы елның 9 ае эшенә йомгак ясадылар

2020 елның 30 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә структур бүлекчәләр башлыклары белән киңәшмә узды. Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә агымдагы елның 9 ае эшенә йомгак ясалды.

Төп доклад белән җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады.

Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов территориаль органнарның МВК һәм мобиль төркемнәр эшен оештыру буенча муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү формалары һәм нәтиҗәләре, Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре белән хезмәттәшлек һәм аларны камилләштерү чаралары турында сөйләде.

Сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча эксперимент үткәрүнең торышы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычлары турында халык кулланышы товарлары сыйфатын тикшерү бүлеге начальнигы Светлана Груздева чыгыш ясады.

Контроль-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина киңәшмә карарларын үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде.

ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов җитәкче урынбасары Фәннур Хамматовка, финанс контроле бүлеге башлыгы Рима Хузинага, дәүләт сатып алулары һәм эшчәнлекне тәэмин итү бүлеге башлыгы Наталья Ларионовага «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» дип исемләнгән истәлек билгеләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International