Бүген дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов ачты. Комиссиядә чакырылган катнашучы Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Тимур Хәлимдаров булды.
Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән гражданинның коммерция оешмасында вазыйфаны биләүгә ризалык бирү турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерделәр. Шулай ук дәүләт граждан хезмәткәренең 2019 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмә анализын карадылар. Нәтиҗәдә, комиссия дәүләт граждан хезмәткәренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында Карар кабул итте.