Интернет аша алынган товарны кире кайтарып буламы?
2013 елның 8 марты, җомга
Халык дистанцион сәүдәгә – интернет аша яки телевизион тапшырудан соң товарлар сатып алуга күнегә башлады.
Мондый сәүдәнең мөһим һәм тискәре бер үзенчәлеге шунда ки, кулланучы товарның үзе белән дә, аның үрнәге белән дә таныша алмый, товарны кулына тотып карый алмый. Товар белән ул фәкать телевидение, видео яки аудиотекст, интернет, каталоглар, почта аша җибәрелгән хатлар, реклама белдерүләре һәм башка коммуникация ысуллары ярдәмендә генә танышу мөмкинлегенә ия. Шул ук вакытта товарның сыйфатсыз булуы, заказ белән кайтартылган кофта-мазарның үлчәме туры килмәве яки төсе ошамавы да бар бит.
Бу очракта нишләргә?
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре шуны аңлатырга тели: сатып алучы дистанцион ысул белән сатып алган товарыннан, товар үзенә тапшырылганчы, теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Ә инде товар тапшырылгач – 7 көн эчендә. Сатучы сатып алучыга касса яки товар чегын яисә товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документ тапшыруга, сату-алу килешүе төзелгән булып санала. Яисә сатучы кулланучының товар сатып алырга ниятләнүе турында хәбәр алганнан соң сату-алу килешүе төзелгән булып исәпләнә.
Товарларга “тере” акча белән түләмәгәндә яки товарны кредитка сатып алганда (банкның түләү карталарыннан файдалану нигезендә түләүдән тыш), сатучы накладной тутыру яки товарны тапшыру-кабул итү акты тутыру юлы белән товарның тапшырылуын расларга тиеш. Сыйфатлы булмау, товарда җитешсезлекләр булу сәбәпле яки башка сәбәпле (сатып алучыга товарның ярамавы яки ошамавы) товарны кире кайтарырга мөмкин. Шулай ук сыйфатсыз булуы, үлчәме туры килмәве яки тулы комплектлы булмавы сәбәпле дә товардан баш тартырга була. Шул ук вакытта аның товар “кыяфәте”, куллану үзенчәлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документы сакланган булырга тиеш.
Сатып алучы товардан баш тарткан очракта сатучы, сатып алучы тиешле таләбен белдергәннән соң 10 көннән дә соңга калмыйча, сатып алучы түләгән акчаны кире кайтарып бирергә тиеш (сатучының сатып алучыдан кире кайтарылган товарны килеп алу чыгымнарыннан тыш).
Дистанцион сәүдә буенча товар сатып алганда ничек алданмаска?
– техник регламент атамасын яки техник җайга салу турында РФ законында билгеләнеп, товарның тиешле таләпләргә туры килүенең раслануын күрсәтүче башка билгеләнешне,
– товарларның сатып алучы гомеренә, сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә куркыныч белән янамавын тәэмин итәрдәй мәҗбүри таләпләргә туры килүенең раслануы һәм РФ законы нигезендә, сатып алучының милкенә зыян салуны кисәтү турында мәгълүматларны,
– товарларны сату кагыйдәләре турында мәгълүматларны,
–кулланучының үзенә китереп бирелгән әйбердән ни рәвешле баш тарта алуы турында мәгълүматларны сорагыз.
Бу мәгълүматлар сатып алучы игътибарына товарны китереп бирү вакытында язмача рәвештә (импорт товарлары өчен – рус телендә) җиткерелергә тиеш. Сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны китереп бирү вакытында язмача бирелмәгән очракта, сатып алучы, товар үзенә тапшырылганнан соң 3 ай эчендә, товардан баш тартуга хокуклы.