Яшел Үзән районы Норлат авылы кулланучылары өчен консультация үткәрелде

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән районының Норлат авылында һәм якын-тирә авылларында яшәүчеләр өчен консультация үткәрде. Атна саен сәүдә мәйданчыгында Казан, Яшел Үзән, Апас, Кайбыч районнарыннан, Чуваш Республикасыннан 28 хуҗалык итүче субъект пәнҗешәмбе көннәрендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итә. Бу көнне авыл халкы кирәкле барлык товарларны да сатып ала алалар. Белгечләр кулланучылар белән аралашканда  «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 5, 10, 18, 28,29 статьяларын аңлаттылар. Белгечләр шулай ук аяк киемен маркировкалау, сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару сроклары, бәйсез экспертиза үткәрү сроклары турында шәхси эшмәкәрләргә консультацияләр бирделәр. Кулланучылар һәм шәхси эшмәкәрләр куелган барлык сорауларга да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле җаваплар алдылар. Чаралар үткәрү барышында тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International