«Русалко» кибетендә сыйфат атнасы кысаларында семинар узды

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Бөтендөнья сыйфат атнасы» кысаларында кулланучыларның, шулай ук хуҗалык итүче субъектларның да кулланучылар белемен арттыру эшен дәвам итә.

Шулай итеп, 9 ноябрьдә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре, Карбышев ур., 40 адресы буенча урнашкан «Русалко» кибете хезмәткәрләре өчен чаралар үткәрде.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат тупланган басма продукция таратылды.

Өстәмә рәвештә кулланучыларга һәм кибет хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International