Пятерочка кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрү турында мәгълүмат

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре 10.11.2020 елда «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза торган Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында Казан шәһәре, Карбышев ур., 15 адресы буенча урнашкан «Агроторг» ҖЧҖ кибете хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.

Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Тыңлаучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде.

Чара программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы таләпләре һәм аны куллану практикасы.

2. Кулланучыга үзе сатып алган товарлар (эшләр, хезмәтләр) турында мәгълүмат бирү.

3. Кулланучыларга товар сату.

4. Кулланучыларга хезмәтләр күрсәтү.

Кулланучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә өстәмә рәвештә «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, №208 карары аңлатылды.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International