2020 елның 10 ноябрендә, «Сыйфат атнасы» кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча районы Урта Корса урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен класстан тыш дәрес үткәрде.
Балалар «Сыйфат атнасы»ның тарихы, кулланучылар хокуклары, шул исәптән сыйфатсыз товар сатып алган яки сыйфатсыз хезмәтләр күрсәткән очракта, сатучыга, башкаручыга нинди таләпләр куярга мөмкин булуы; яраклылык вакыты чыккан товар сатылган очракта; пластик тәрәзәләрне сыйфатсыз урнаштырганочракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге белән таныштылар. Территориаль орган практикасыннан реаль мисаллар китерелде. Товарда җитешсезлекләр барлыкка килгәндә һәм сыйфатлы товарны алмаштырганда кулланучы гамәлләренең конкрет алгоритмы аңлатылды. «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада турында тулы мәгълүмат бирелде.
Әлеге чара буклет-белешмәлекләр, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм бүлек реквизитлары белән визиткалар тарату белән үрелеп барды.