Шәхси эшмәкәрләр өчен укулар үткәрелде

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Гаязетдинова Ф. Ф., Галиуллина Р.Р., «Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Асадуллина З. Н. белән берлектә, 2020 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең лекция залында Яшел Үзән районында аяк киеме продукциясен ваклап сатучы шәхси эшмәкәрләр өчен укулар үткәрде. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгече З.Н. Асадуллина катнашучыларны «Аяк киеме товарларын идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау һәм идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешенә мониторингның дәүләт мәгълүмат системасын кертү үзенчәлекләре турында» 05.07.2009 ел, №860 РФ Хөкүмәте карары белән таныштырды. Шулай ук нинди аяк киеме маркировкаланырга тиеш, нинди аяк киеме маркировкаланмый дигән мәгълүмат җиткерелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф. Ф. Гаязетдинова хуҗалык итүче субъектларны аяк киеме продукциясен сату кагыйдәләре белән таныштырды, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18, 25 статьяларына конкрет мисалларда аңлатма бирде. Укулар эшлекле шартларда «сорау – җавап» форматында узды. Шәхси эшмәкәрләрнең җыелган сорауларына белгечләрдән квалификацияле җаваплар бирелде. Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International