Киндзмараули кире кайта, әмма кыйммәтләнә

2013 елның 11 марты, дүшәмбе
Экспертлар фикеренчә, кире кайту шактый ук авырга туры киләчәк. Эш шунда ки, шәрабларның бәясе кыйммәтләнергә мөмкин, чөнки РФдә 2006 елда кертелгән тыюдан соң грузиннар үзләренең продукциясе сыйфатын яхшыртуга ирештеләр һәм хәтта халыкара конкурсларда да җиңә башладылар. Ә бу, үз чиратында, грузин алкоголенең бәясен күтәрүгә китерде. “Грузин шәраблары очсыз булмаячак: бер шешә бәясе кимендә 300 сум торачак, – дигән “НИ” хәбәрчесенә Бәйсез шәраб клубы президенты Владимир Цапелик. –Алар өчен әзәрбәйҗан шәраблары җитди көндәшкә әйләнәчәк: бәяләре шул ук диярлек, сыйфаты – бик әйбәт”. Шул ук вакытта, дип билгеләп үткән эксперт, өлкәнрәк яшьтәгеләрнең зарыгып көтеп алынган “Ахашени” һәм “Киндзмараули”ны бернинди реклама-мазарсыз  сатып алулары көтелсә, яшьләрне яңа продуктка өйрәтергә кирәк булачак, ә бу зур маркетинг чыгымнары белән бәйле. Бу кадәресе кайбер җитештерүчеләрнең хәленнән килмәскә дә мөмкин. Хәер, Россия Виноград игүчеләр һәм шәраб ясаучылар берлеге президенты Леонид Попович фикеренчә, реклама кампаниясе инде өлешчә уздырылган, һәм, әйтергә кирәк, шактый уңышлы да килеп чыккан. “Россиянең массакүләм мәгълүмат чаралары грузин шәрабына рекламаны бушлай ясады. Ә Россия шәрабларының мондый рекламаны беркайчан да күргәне юк, – дип искәрткән Попович әфәнде. – Шуңа күрә грузин шәраблары Россиянекенә караганда әйбәтрәк сатылыр дип уйлыйм.”
Хәер, Грузия шәраб җитештерүчеләре Россия базарыннан читләшкән елларда Европага юнәлеш тотулары сәбәпле, продукциясе сыйфатын яхшырту белән беррәттән, җитештерү күләмнәрен дә киметте. Алар, Россия базарын яулау өчен, җитештерү күләмнәрен кабат тиз генә арттыра алмастыр әле. “Тыюга кадәр грузин шәраблары безгә елына 60 миллион шешә күләмендә җибәрелеп торды. Хәзер максат – 10 миллион. Әле анысына да берникадәр вакытлар узгач кына ирешелер, дип уйлыйм,”– дигән Цапелик әфәнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International