Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Яңа Чишмә авылында яшәүчеләр белән очрашулар оештырды. Очрашу барышында гражданнарга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында консультацияләр бирелде. Моннан тыш, сәүдә комплексында дежурлык оештырылды; КФҮ ДБУда консультация өстәле оештырылды; Башкарма комитет белгечләре катнашында хуҗалык итүче субъектлар өчен семинар-укулар үткәрделәр.
Бөтендөнья сыйфат көне безнең илдә ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә һәм ул быел 12 ноябрьгә туры килә. Бәйрәмнең төп максаты - киң җәмәгатьчелекне тәкъдим ителә торган продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфаты проблемасына җәлеп итү.
Чаралар барышында халыкка продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфаттагы әһәмияте турында мәгълүмат җиткерелде. Дәүләт хакимияте органнарының сыйфат проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге турында сөйләнелде. Кулланучыларны борчыган көндәлек тормыштагы башка мәсьәләләр дә каралды.
Яңа Чишмә авылында яшәүчеләргә бәйрәм тематикасына багышланган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы номерлары тапшырылды.