Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2020 елның 10 ноябрендә Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар өчен Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар комплексы үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан Базарлы Матак авылында яшәүчеләр белән очрашулар, хуҗалык итүче субъектлар һәм Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинарлар, КФҮтә кулланучылар өчен консультация өстәле, «Алып Хан» сәүдә йортында дежурлык оештырылды.
Чара барышында дөнья җәмәгатьчелеге 1995 елдан башлап үткәрә торган Европа сыйфат атнасы турында сөйләделәр, аның иң мөһим максатларының берсе - җәмәгатьчелекнең игътибарын товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфатына җәлеп итү. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре ел саен үткәрелә торган Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар турында мәгълүмат бирде.
Сәүдә предприятиеләрендә консультация өстәлләре һәм дежур тору барышында кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре аңлатылды.
Кызыксындырган сорауларга җаваплар белән беррәттән кулланучылар хокукларын яклау буенча суд практикасыннан мисаллар китерелде. Авыл халкына мөстәкыйль өйрәнү өчен «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, тематик буклетлар тапшырылды.