Ел саен ноябрьнең икенче атнасы — Бөтендөнья сыйфат атнасы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе — Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы тарафыннан билгеләнгән Халыкара сыйфат көне буларак билгеләп үтелә.
2020 елда Бөтендөнья сыйфат атнасы - 9-15 ноябрь көннәренә, Сыйфат көне -12 ноябрьгә туры килә.
Әлеге чара хәзерге җәмгыятьтә продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатын күтәрү максатыннан үткәрелә. Бүгенге көндә сыйфат теләсә кайсы предприятие һәм теләсә кайсы тармак эшчәнлегендә уңышка ирешүнең ачкычы булып тора. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Сыйфат көнен үткәрү кысаларында тулаем сыйфат мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрә.