Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре, «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында узучы Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында, Минзәлә районында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган «Татарстан» кибетендә сатучылар һәм кулланучылар өчен укулар үткәрде. Товарларның сыйфатына, яраклылык вакытына, товарларны саклау шартларына аерым игътибар бирелде.
Хезмәткәрләргә кулланучы почмагын рәсмиләштерү буенча таләпләр җиткерелде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.
Әңгәмә барышында Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Минзәлә муниципаль районында битлек режимны үтәү һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, сулыш органнарын шәхси саклау чараларын куллану кирәклеге турында искә төшерде.
Чара ахырында кулланучылар һәм сатучылар өчен мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.