Спас муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Чара Спас муниципаль районы башлыгы Фәрхәт Мөхәммәтов рәислегендә, комиссия әгъзалары, шулай ук сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашында узды.
Чара барышында Спас районында урын алган проблемалар яңгырады. Спас муниципаль районының кулланучылар базарындагы, шул исәптән алкоголь базарындагы хәлне яхшырту юллары билгеләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы 2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча райондагы вәзгыятькә анализ ясады.
Комиссия әгъзалары һәм сәүдә предприятиеләре алдына алкоголь базарындагы хәлне һәм ел йомгаклары буенча рейтинг күрсәткечләрен яхшырту бурычы куелды.
Сәүдә предприятиеләренә һәм комиссия әгъзаларына районга аракы китерү буенча яңа сәүдә вәкиле тәкъдим ителде.