Кулланучылар Әтнә районының КФҮндә киңәшләр алдылар

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

КФҮ башкарма хакимият органнары һәм гражданнар арасында үзенчәлекле арадашчы булып тора, бу оешма предприятиеләр һәм халык өчен муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы КФҮ филиалы бинасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә чара үткәрде. Әлеге чараның максаты -кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белемнәрен арттыру.

Чара барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International