Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Яхшы шәрабны сатып алуның ун кагыйдәсе
2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе
Шәрабның чын мәгънәсендә яхшысын сатып алу, элеккечә үк, актуаль мәсьәлә булып кала. Ник дигәндә, өйдәге бәйрәм табыны күрке дә, кемгә дә булса кунакка барганда – әйбәт кенә бүләк тә бит ул. Алданмыйча, чын мәгънәсендә әйбәт шәраб сатып аласыгыз килсә, түбәндәге киңәшләрне тотыгыз.
1.
Агач бөкеле шәрабны сатып алу әйбәтрәк.
Пластик бөкеле шәраб дөрес сакланмый, шуңа күрә аның сыйфатына зыян килә. Калай бөке Яңа Зеландиядән, Австралия һәм Чилидан китерелә торган берничә төрдәге ак шәрабта гына була (башка шешәләрдә шундый бөкеләр күрсәгез, аларны читләтеп үтү хәерле дигән сүз). Агач бөкенең дә бөтенме, әллә җыелганны (прессланган) икәнен карагыз. Прессланып ясалган бөке начаррак – аларны инде кулланылуда булганнарыннан ясыйлар һәм мондый бөке, штопорны борып кертүгә, таркала башлый. Бөтен бөкеләр шәрабны яхшырак саклый.
2.
Акциз маркасы булырга тиеш.
Импорт шәрабында берьюлы ике акциз булса, сыйфатына ышаныч тагын да зуррак, дигән сүз. Чөнки чит илләрдәге кайбер җитештерүчеләр шәрабларын үзләренең акцизыннан башка гына экспортка җибәрми.
3.
Шәраб сыйфатының югары дәрәҗәдә булу күрсәткече
– дроп-стоп. Шешә бугазына кидерелгән пластик “кесә”гә азык алюминие пластинкасы куялар. Шәрабны бокалга агызганда түгелмәсен өчен әлеге пластинканы трубка рәвешенә китереп төрәләр.
4.
Катыргыдан ясалган төрелмәдәге шәрабның, “Тетра Пак” технологиясе буенча төрелгән, дигән язулысын сатып алу хәерлерәк.
Мондый язу юк икән, шәрабны читләтеп үтү әйбәтрәк.
5.
Шешәдә ике этикетка булырга тиеш
– алгы һәм арткы ягында (контрэтикетка). Импорт шәрабында контрэтикетка икәү – продукцияне җибәргән илнең туган телендә һәм украин телендә. Украина законы нигезендә, этикеткада шәрабның атамасы һәм төре, җитештерүче ил, дистрибьютер һәм аның элемтәгә керү өчен телефоннары, алкогольне җитештерү елы, шешәләргә тутыру датасы, күләме, саклау срогы, яраклылык срогы, штрихкоды, куллану өчен киңәш-тәкъдимнәр күрсәтелә.
6.
Виноградны каян да булса китерү шәрабның тәменә “суга”.
Шуңа күрә этикеткада, шәраб виноград үстерелгән җирдә ясалган, дигән сүзләр булса әйбәтрәк.
7.
Төсе ак шәрабның тәме турында “сөйли”:
җиңелчә яшькелт төс шәрабның әчкелтем икәнлеген аңлатса, алтынсу төс татлырак икәнен күрсәтә.
8.
Шәраб төбендәге утырма
әлеге продукциянең дөрес сакланмаганлыгы яки транспортта дөрес китерелмәгәнлеге турында “сөйли”. Тик утырманы шәраб ташы белән бутамагыз – утырма тузанны хәтерләтә, ә таш – бик вак кристалларны. Шәраб ташы, утырмадан аермалы буларак, шәрабның сыйфатлы булуын раслый.
9.
Виноград шәрабыннан башка җимешләр тәме килсә
, тәмләткечләр өстәлгән дигән сүз. Ә порошоктан ясалган шәрабтан чын шәраб тәме түгел, ә су кушылган тәм килә.
10.
Әйбәт шәраб җиңелчә генә хуш искә
ия. Шешәне ачып җибәргәч, исе борынга бәрелә икән, ароматизаторлар кушылган, дигән сүз. Аш серкәсе тәме килсә, шәрабка кирәкмәгән өстәмәләр кушылган яки ул бозылган, борынга бәрелеп торган хәмер исе килсә – спирт кушылган булырга мөмкин.
http://www.agroperspectiva.com/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз