Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Бөтендөнья кулланучылар көне алдыннан халык арасында сорашып белешү уздырылды
2013 елның 13 марты, чәршәмбе
Бөтендөнья кулланучылар көне алдыннан халык арасында сорашып белешү уздырылды. Анкета сораулары халыкның башлыча “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законны һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау максатыннан эшләнде. Анкета чарасы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына гражданнардан көн саен алына торган шикаятьләр һәм гаризалардан чыгып уздырылды. Чара нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сорашып белешүдә катнашучыларның асылда барысы да диярлек, кулланучылар буларак, хокукларының закон тарафыннан яклануын, шулай ук килеп туган проблемаларны хәл итү өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булуларын белә.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә шикаятьләр саны арта. Хәзерге вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең аларны күрсәтү сыйфатына туры килмәве ап-ачык күренеп тора. Әлеге хезмәтләрне кулланучыларның үз хокукларын һәм бурычларын белү дәрәҗәсенең әлләни зур булмавы ачыкланды. Кулланучылар арасында, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты һәм уңайлыгына ни дәрәҗәдә канәгать булуларын ачыклау йөзеннән, анкета үткәрелде. Сорашып белешүдә катнашкан кулланучыларның яртысы “квартплата” һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләменең гаиләләре бюджетының 20 проценттан артыграгын тәшкил итүен белдерде. Сорашып белешүдә катнашучыларның 94 процентының үз йортларына кайсы торак-эксплуатация хезмәте күрсәтүен белүе – сөенеч түгел, чөнки кулланучыларга үзенең “баш авыртулары” белән ЖЭУга еш мөрәҗәгать итүләре турында сөйли бу. Кулланучыларга су белән тәэмин итү, җылылык бирү, гомуми файдаланудагы урыннарны ремонтлау мәсьәләләре буенча бигрәк тә еш мөрәҗәгать итәргә туры килүе ачыкланды. Сорашып белешүдә катнашучыларның 65 проценты соңгы өч елда күрсәтелә торган хезмәтләрнең җитешсезлегенә борчылып ЖЭУга мөрәҗәгать иткән. Респондентларның 42 проценты хезмәтләрнең күрсәтелмәве яки аларның сыйфатсыз булуы сәбәпле актлар төзү турында таләпләр белән ЖЭУга барган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 30 процентына акт төзүдән баш тартканнар. Сорашып белешүдә катнашучыларның 60 проценты халыктан “гомуми файдаланудагы урыннарны карап тоту һәм төзекләндерү” өчен алына торган средстволар хисабына нинди эшләр башкарылырга тиешлеген белми.
Кулланучылар, торак йортларга хезмәт күрсәтү системасының нормаль эшләвенә нәрсә комачаулый, дигән сорауга түбәндәгеләрне билгеләп үткән: средстволар чыгымнарына халык контрольлеге булмау (42 проценты), хезмәтләр күрсәтүгә бәяләрнең хезмәтләр күрсәтү сыйфатына туры килмәве (28 процент), ЖЭУның начар эшләве (8 процент), илдәге гомуми вәзгыять, бюрократизм (13 процент).
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз